Берьюлы өч ашханә (12, 54 һәм 169 нчы мәктәпләр) «Казанның иң яхшы мәктәп ашханәсе» конкурсында җиңүчеләр булды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласының азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләде. Департамент апрельдә Казан сәүдә-икътисадый техникумы һәм Казан Мәгариф идарәсе белән берлектә конкурс үткәрде.
«Конкурста катнашучыларның барысы да үзләрен бик яхшы күрсәттеләр», - дип нәтиҗә ясады нотыкчы. Шулай ук ул иң яхшы пешекчеләрне атады. Алар 182 нче лицейның җитештерү мөдире Светлана Зудина һәм 169 нчы мәктәп повары Инзилә Мәүлетова.
«Алга таба алар «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия конкурсына команда сайланачак республика конкурсында катнашачаклар», - дип өстәде спикер.