Татарстанда балалар сәламәтләндерү кампаниясе башланды - балалар өчен 1,5 меңнән артык җәйге сәламәтләндерү лагере ачылды, аларда 168 мең бала ял итәчәк. Алар өчен имин һәм сыйфатлы ял итүне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Рәис Рөстәм Миңнеханов йөкләде.Республикада 128 шәһәр яны лагере, Кара диңгез буенда 4 савыктыру лагере, 46 палаткалы лагерь, 1345 мәктәп яны лагере эшләячәк, диде Р.Миңнеханов.
1,3 мең лагерь балаларны һәм яшүсмерләрне кабул итте инде, аларда 73 меңнән артык бала ял итә. Мисал өчен, Яр Чаллыдагы сәламәтләндерү лагеренда Лисичанскидан 139 бала ял итә.
Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерен тиешле дәрәҗәдә оештырырга һәм «тәрбия компоненты белән эчтәлекле программа» тәэмин итәргә кирәк, дип белдерде Р.Миңнеханов. Ул куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, шул исәптән балаларны ташуны оештыруга, шулай ук сыйфатлы ашау аерым игътибар бирергә өндәде.