Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү департаменты директоры белән очрашты

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү департаменты директоры Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.Очрашуда фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларны әзерләү һәм аттестацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Казанга визиты кысаларында Сергей Пахомов дәүләт фәнни аттестация системасын үстерүгә багышланган фәнни-гамәли семинарда катнашачак. Семинар Казан дәүләт мәдәният институты базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International