Коләхмәтов урамындагы «Доверие» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге бүлеге капиталь ремонттан соң ачылды. Үзәк авыр хәлдә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә. "Доверие" үзәгенең яңартылган бүлеге торак йортның беренче катында 269 кв.м мәйданда урнашкан. Биредә көн саен 35 кеше кабул ителә, ә бер елда 8,5 меңгә якын кеше психологик ярдәм ала.
Кунаклар үзәкнең эш юнәлешләре белән таныштылар, клиентларны кабул итү зонасын, мәгълүмат бүлеген, төркем эше өчен залны карадылар. "Доверия" директоры Елена Овчинникова үзәк белгечләре яшьләр белән мәгълүмати-агарту эшен уздыра, аерылышу чигендә булган яшь гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу өчен гаилә клублары һәм лагерь сменалары оештыра, дип сөйләде.
Серов урамындагы 395 нче катнаш төрдәге балалар бакчасында,ТР Рәисе һәм Казан мэры экозоналарга бүленгән холлны, музыка һәм физкультура залларын карап чыктылар, шулай ук ясле төркемендә булдылар.
Капиталь ремонттан соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урыннар 280 гә җитте, ике ясле төркем һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бер төркем барлыкка килде. Балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә басым экологик юнәлешкә ясала.