22-24 июньдә Тамбовта Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Таланты Умного Города» I Бөтенроссия конкурс-олимпиадасы узачак. Конкурста 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге кандидатлар катнаша ала. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәр укучының талантларын ачу өчен конкурс-олимпиаданың мөһимлеген билгеләп үтте.
«Таланты Умного Города» олимпиадасының бурычлары - Россия балаларына үз сәләтләрен профессионалларга күрсәтергә һәм остаз табарга, бизнесның әйдәп баручы вәкилләре белән контракт төзергә һәм үз һөнәри юлын башларга мөмкинлек бирү.
Яшь катнашучыларны мастер-класслар, тренинглар һәм семинарлар көтә.
Конкурс-олимпиада турында тулырак мәгълүмат «Таланты Умного Города» рәсми берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә һәм чараның рәсми сайтында урнаштырылган. Программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Үткәрү көннәре: 22-24 июнь
Үткәрү урыны: Тамбов шәһәре