Кара диңгез яр буе лагерьларына Татарстаннан балаларның беренче сменасы китте

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстаннан  600 бала Кара диңгез яр буенда ял итү өчен Анапа һәм Кырым лагерьларына китте. Алар биотуалет һәм кондиционерлар белән җиһазландырылган махсус балалар вагоннарында барачак. Беренче сменада уку алдынгылары, олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр ял итә.

 «Быел Кара диңгез яр буенда Татарстаннан 5 меңгә якын бала ял итәчәк. Бүген беренче төркемне , республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 560 баланы озатабыз: шуларның 400 е Краснодар краена китәчәк, тагын 160ы - Кырымга.», - диде ТР яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков. Ул балаларның куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирелүен ассызыклады. Министр сүзләренчә, бу мәсьәлә иң югары дәрәҗәдә эшләнәчәк.

Бүген лагерьларга киткән балаларның бер өлеше “Дус сыйныф сере” республика конкурсында җиңүчеләр , дип өстәде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International