Бөгелмәдә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә корылышына ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре «Гаилә учагы - илһам чыганагы» VII республика ярминкә-конкурсын оештырдылар. Бу юлы чара педагог һәм остаз елына, шулай ук милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. Ярминкә-конкурс “Балачак унъеллыгы” Бөтенроссия программасы, “Бердәм Россия” партиясенең “Нык гаилә” федераль проекты, шулай ук Бөгелмә районы башкарма комитеты ярдәмендә узды. Чараны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова ачты, ул катнашучыларга уңышлар һәм яхшы кәеф теләде.
Быел Бөгелмә районында Татарстанның 8 муниципаль районыннан 13 гаилә үз осталыкларын күрсәтергә килгән: Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман, Ютазы. 50 бала һәм 28 ата-ана декоратив-гамәли иҗат, ярминкә урынын бизәү һәм үзенчәлекле костюмнарны күрсәтүдә үз эшләрен тәкъдим итте.
Декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсе балалар иҗат коллективларының чыгышлары белән уралып барды. Чыгыш ясаучылар кунакларны һәм шәһәр халкын күңелле җырлар, биюләр, шигырьләр белән сөендерделәр.
Конкурсантларны таләпчән, әмма гадел жюри бәяләде. Беркем дә бүләкләрсез калмады. III урын өчен диплом белән Әлмәт районы Байдәүләтовлар гаиләсе бүләкләнде. Икенче урынны лаеклы рәвештә Сарман районыннан Шамиловлар гаиләсе алды. Ярминкә-бәйгедә Бөгелмә районыннан күпбалалы Ишкиннар гаиләсе җиңүче булды.