Россия Президенты һөнәри белем дәрәҗәләрен үзгәртү буенча пилот проектын эшләтеп җибәрү турында указга кул куйды. Проект быел ук старт ала һәм 2026 елга кадәр дәвам итәчәк. Нәрсә үзгәрәчәк? Абитуриентлар ничек эшләр? Күпме укырга?
Россиядә югары белем бирүнең яңа системасына күчү 2025 елга планлаштырылган. "Төп күчү чоры 2023-2024 еллар булачак. 2026 елда ул тәмамлана. Массакүләм күчеш - 2025 елда булыр дип уйлыйм", - дип билгеләде фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.
2023 елның сентябрендә Россиянең әйдәп баручы алты югары уку йортында күчеш башланачак. "Пилот"та катнашучылар - Иммануил Кант исемендәге Балтыйк федераль университеты, Мәскәү авиация институты (милли тикшеренү университеты), МИСИС милли тикшеренү технология университеты, Мәскәү дәүләт педагогика университеты, Санкт-Петербург тау университеты, Томск дәүләт милли тикшеренү университеты.
Магистратура югары белем алуда мәҗбүри вектор саналмый.
Югары белем бирүнең яңа системасы өч дәрәҗәдәге: төп югары (юнәлешкә, белгечлеккә, булачак һөнәргә карап 4- 6 ел), махсус югары - магистратура (юнәлешкә, белгечлеккә, булачак һөнәргә һ.б. карап 1-3 ел). База югары белеменнән соң магистратурада уку икенче югары уку дип саналмаячак.
2025 ел Россиядә югары белем бирүнең яңа системасына күчүдә хәлиткеч ел булачак.