Путин Россия мәктәпләрендә сызым дәресен кертергә кушты

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Киләсе уку елыннан башлап, Россия мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә сызым дәресе барлыкка киләчәк. РФ президенты Владимир Путинның мондый йөкләмәсе турында Кремль сайтында хәбәр ителә. Срок - 2023 елның 1 августы, эш министрлар кабинетына кушылган.

Йөкләмә 4 апрельдә узган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы йомгаклары буенча төзелгән исемлектә бирелә.

Сызымны аерым дәрес буларак 2019 елда мәктәп программасыннан чыгардылар. Хәзер мондый модуль "Технология" укыту предметында бар. Аны май аенда Дәүләт Думасының мәгариф комитетында предмет буларак мәктәп программасына кайтарырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International