Татарстаннан 400 бала 5 июньдә Кара диңгез яр буендагы лагерьга лга китте. Шулар арасында - 200 бала “Секреты дружного класса” республика ата-аналар комитетларының ел саен үткәрелә торган конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлары. Анапада “Глобус” балаларны савыктыру лагерена бушлай юлламаларны Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Мөслим районнарыннан конкурста җиңүчеләр һәм финалистлар алды.