Халыкара мәгариф министрлары форумы алдыннан Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Куба Республикасының мәгариф министры Найма Ариат Трухильо Баррето һәм Куба Республикасының югары белем министры Вальтер Балуха Гарсия белән очрашты. Алар мәгариф өлкәсендә ике ил хезмәттәшлеге юнәлешләре турында фикер алыштылар. Чара Мәскәүдә Мәгариф дәүләт университетында узды.
«Казанда 7-9 июнь көннәрендә без мәгариф министрларының зур Халыкара форумын уздырачакбыз. Әлеге чараның бурычы - илебезнең мөмкинлекләрен күрсәтү, шулай ук тәҗрибә алмашу өчен шартлар тудыру һәм алга таба хезмәттәшлек буенча конкрет адымнар билгеләү. Россия мәгариф системасы үсә. Бүген безнең илләрнең тотрыклы элемтәләре барлыкка килде һәм миңа калса, хезмәттәшлекнең бик яхшы перспективасы бар ", - диде Сергей Кравцов.
Найма Ариатна Трухильо Баррето билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу Россия белән Куба арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен тагын бер мөмкинлек.
Куба Республикасы югары белем министры Вальтер Балуха Гарсия Россия белән Кубаның тыгыз тарихи багланышларына игътибар итте.
Сергей Кравцов кунакларга Россия мәгариф системасы казанышлары, мәгариф эчтәлегенең югары сыйфатына ярдәм итүче «Минем мәктәп» федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру турында сөйләде. Ул шулай ук балаларның талантларын үстерүгә юнәлдерелгән «Сириус» мәгариф үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Очрашу азагында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Куба Республикасы Мәгариф министрлыгы арасында хезмәттәшлек буенча ведомствоара эш төркеме төзү турындагы документка имза куелды.