Чара заманча яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тота. Шуңа күрә смена программасы татар мәдәниятен һәм телен өйрәнүгә, шулай ук татарларны тормышның төрле өлкәләрендә гамәли куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән, дип аңлатты “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Чараның кунаклары: Тимур Сөләйманов - Татарстан Республикасы ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе, Минәалия Закирова - ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, Фәргать Мөхәммәтов - Спас муниципаль районы җитәкчесе, Зөлфия Сөнгатуллина - "Яңарыш" ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының башкарма директоры, Рамил Мирзаһитов - КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты факультеты деканы.
“Болгар - Туган тел” төбәкара форумы Болгар шәһәре территориясендә оешты . 2019 елдан ул Биләрдә үткәрелде, ләкин бу юлы ул үзенең барлыкка килү урынына кайтты. Чара 12 июньнән 18 июньгә кадәр ТРның Спас районында уза.