Бүген математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 1 июньдә тапшырылган, математика буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре  билгеле булды. Профильле дәрәҗәдәге математикадан БДИны  7479 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Профильле математика буенча БДИның уртача баллы 62,52 (2022елда - 64,06) тәшкил итте. Йөз баллчылар саны - 4 (2022елда - 18). Минималь бусаганы 298  (3,99%) катнашучы уза алмады.

Төп дәрәҗәдәге математикадан 7290 катнашучы имтихан бирде. Уртача бәя - 4,32. Катнашучыларның 74 (1,02%) минималь бусаганы  уза алмадылар.

Математика фәненнән  ГВЭ ны 168 чыгарылыш сыйныф укучысы уңышлы тапшырган. Уртача бәя - 3,79.

 Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә һәм Рособрнадзорның рәсми сайтында "ГИА" бүлегендә https://checkege.rustest.ru/ белә ала.

Минималь бусаганы үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары 26 июньдә математика буенча БДИ тапшыруга мәктәп директорына шәхси гариза язып  рөхсәт ала алалар. Шул ук вакытта математика буенча БДИ дәрәҗәсе БДИ катнашучының теләге буенча сакланып калырга яки үзгәртелергә мөмкин.

Математика буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляциягә гаризаларны кабул итү 19, 20 июньдә мәктәпләрдә гамәлгә ашырылачак, аларда катнашучылар билгеләнгән тәртиптә дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелде. Баллар белән риза булмыйча, аппеляциягә бирүчеләр  23 июньдә Казан шәһәре, Боевая урамы, 13  йорт адресы буенча киләләр, һәркем үзенә билгеләнгән вакытка килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International