Бүген, 16 июньдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Педагог һәм остаз елында педагогик хезмәткәрләрнең ачыкланган кыенлыкларын бетерү буенча өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының эш системасы» темасына республика киңәшмәсе узды. Анда өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты. Чарада өстәмә һөнәри педагогик белем бирүне үстерү, республикада өстәмә һөнәри педагогик белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның алдынгы тәҗрибәсен тарату мәсьәләләре каралды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.