12-15 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узды. Олимпиадада Россиянең 17 субъектыннан һәм БДБ илләреннән (Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан) 200гә якын укучы катнашты.
Җиңүчеләрне сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм жюри рәисе, рус теле кафедрасы доценты, Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Динара Рәхимова чыгыш ясадылар һәм бүләкләделәр. Алар педагогларга, остазларга һәм ата-аналарга хезмәтләре, рус теленә булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Ул Россия халыкларын гына түгел, дөнья халыкларын да берләштерә. Рус телен белү аларга киләчәк тормышта ярдәм итәр һәм булачак интеллектуаль конкурсларда зур уңышлар китерер , дип ассызыкладылар.