Арча укучылары регби буенча Бөтенроссия ярышларында җиңделәр

2023 елның 17 июне, шимбә

8-9 июнь көннәрендә Зеленоградта Мәскәү регби академиясе стадионында “Регби мәктәп лигасы” проекты буенча гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда 2012-2013 нче елда туган балалардан тупланган  23  команда катнашты. Татарстанны 2 команда,  узган елгы финалда җиңүчеләр, Арчаның 6 нчы урта мәктәбе һәм Яр Чаллы шәһәренең 31 нче урта мәктәбе тәкъдим итте.

Ярыш нәтиҗәләре:

1 урын - Арчаның 6 нчы урта мәктәбе

2 урын - 31 нче УББМ Чаллы шәһәре.

3 урын - Ростов-на-Дону шәһәренең 23 нче урта мәктәбе

Яшь регбичыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International