БДИ нәтиҗәләре: Түбән Камада 8 укучы 100 балл алды

2023 елның 17 июне, шимбә

Түбән Камада сигез укучы БДИ нәтиҗәләре буенча максималь балл алды. Бу хакта Вконтакттагы битендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин хәбәр итте.

Бүгенге көндә 5 предмет буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле: химия, география, әдәбият, рус теле һәм математика. Түбән Каманың 8 чыгарылыш  сыйныф укучысы 100   баллга ия (химия буенча 4, әдәбият буенча 3 һәм рус теле буенча 1).

Шулар арасыннан 10 нчы мәктәп укучысы Полина Еланская ике предмет буенча  максималь күләмдә балл җыйды - 200 балл.

Тэги: #ЕГЭ #ГИА11 #ИтоговаяАттестация

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International