Казанда югары сыйныфлар өчен агрогенетика буенча Бөтенроссия конкурсының бер этабы узачак

2023 елның 16 июне, җомга

15 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов «Иннопрактика» компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Наталья Попова белән очрашты.  Очрашу ПМЭФ-2023 кырларында узды.

Казанда «Иннагрика» югары сыйныфлар укучылары өчен агрогенетика буенча Бөтенроссия конкурсының бер этабын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Конкурсның максаты - бүген агросәнәгать комплексында ихтыяҗ булган белгечлекләргә балаларның игътибарын җәлеп итү. Аерым алганда, генетика, селекция, биоинформатика һәм башка юнәлешләр.

Цифрлы платформа аша сайлап алуны  5 меңгә якын бала узар дип көтелә. Ярымфиналлар дүрт төбәктә узачак, шул исәптән Татарстанда.  Рөстәм Миңнеханов мондый эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә агросекторда квалификацияле белгечләр булу продукциянең югары сыйфатын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

«Бу эш барыннан да элек балаларны сыйфатлы тукландыруны тәэмин итүне җайга салынырга тиеш.  Мондый продукция иң югары сыйфатлы булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International