17 июньдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эш визиты белән Яр Чаллыда булды. Министр мәртәбәле кунаклар арасында шәһәр Сабантуенда катнашты, шулай ук Яр Чаллы педагогика университетында булды. НГПУ ректоры Әлфинур Галиакбәрова озатуында кунак «Россиянең киләчәк буын укытучысы» федераль проекты кысаларында булдырылган универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы белән танышты. Министрга технопарк лабораторияләрен һәм җиһазларын, фәнни-проект төркемнәренең эш нәтиҗәләрен тәкъдир иттеләр. Шундый проектларның берсе - "Педагогик эшчәнлекнең цифрлы симуляторы" кунакта аерым кызыксыну уятты. Илсур Һадиуллин алга таба да аны камилләштерергә киңәш итте.
Визит программасына шулай ук кванториум, яңа кабинетлары буенча экскурсия дә кертелгән иде. Илсур Һалиуллин шулай ук демонстрацион имтихан кабинетның өстенлеген бәяләде. Мәгариф һәм фән министры лингафон кабинетын да карады. Заманча стандартлар буенча җиһазландырылган мондый кабинет чит телне үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, шулай ук булачак укытучыларның ИКТ-компетенцияләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Илсур Һадиуллин төзелгән инфраструктурага, университетның фәнни потенциалына югары бәя бирде һәм коллективка уңышлар теләде.