Педагог һәм остаз елында остазлык темасы аеруча актуаль . Бүген бу төшенчәгә, остазның һөнәри стандарты һәм Россия Мәгариф министрлыгы эшли торган закон проектында бу мәсьәләләрне норматив беркетү турында Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов Петербург халыкара икътисадый форумының «Кадрлар үстерү системасы буларак- остазлык» сессиясендә эшлекле программасы кысаларында сөйләде.
Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов билгеләгәнчә, педагог һәм остаз елында остазлык төшенчәсен норматив җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышу мөһим.
Мәгариф министры урынбасары хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы остазлык институтын үстерү өчен норматив хокукый нигез булачак федераль закон проектын әзерләү буенча эш алып бара. Документта остазларның социаль статусын күтәрү һәм ярдәм итү чаралары, аларның хезмәтен мотивацияләү системасы чагылыш табачак.
Денис Грибов ассызыклаганча, остазның һөнәри стандарты остазларның һөнәри абруен күтәрүгә, аларның мәгариф системасында һәм профессиональ кадрлар әзерләүдә иң мөһим ролен тануга ярдәм итәчәк.