Владимир Путин булачак эш бирүчеләр белән укыту килешүе механизмын булдырырга тәкъдим итте

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин укучыларны укуга түли, ә аның тәмамлангач эшкә урнашуны гарантияли торган килешү механизмын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта дәүләт башлыгы XXVI Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында белдерде.

 Президент сүзләренчә, югары һәм урта махсус уку йортларының нәтиҗәгә, ягъни чыгарылыш укучыларын уңышлы эшкә урнаштыруга йөз тотуын арттырырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, ул уку йортлары өчен нәтиҗәлелекнең махсус төп күрсәткечләрен билгеләргә кушты, аларның иң мөһиме - чыгарылыш укучыларының эш белән тәэмин ителеш. Мондый алым нигезендә Владимир Путин һөнәри белем бирү уку йортлары рейтингларын формалаштырырга тәкъдим итте.Дәүләт башлыгы шулай ук, үзгәрүче трендларны, хезмәт базарының яңа таләпләрен һәм икътисад тармакларын үстерүдәге өстенлекләрне максималь рәвештә исәпкә алу өчен, ел саен бөтен икътисад дәрәҗәсендә кадрларга ихтыяҗның бишьеллык фаразын әзерләргә тәкъдим итте.

Элегрәк Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов Петербург халыкара икътисадый форумының бер сессиясендә чыгыш ясаганда, Россия Мәгариф министрлыгы илнең барлык көллиятләре  һәм техникумнарының милли комплекслы рейтингын булдыру буенча эш башлады, аның нәтиҗәләре 2023 ел ахырында тәкъдим ителәчәк, дип белдерде. Бу эшнең иң төп нәтиҗәсе - чыгарылыш укучыларын  лаеклы хезмәт хакы булган эшкә урнаштыруны тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International