Татарстанда яңартылган ФДОСына күчүнең беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

16 июньдә «2022/2023 уку елында яңартылган ФДОС ка күчү: беренче нәтиҗәләр» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова рәислегендә узды. Анда Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай, Чирмешән муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлекләренең укыту-методик эше буенча муниципаль бүлекләр (идарә) башлыклары урынбасарлары, Казанның Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче  18 нче һәм 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе директорлары катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2022-2023 уку елында 1 һәм 5 сыйныфларда яңартылган федераль дәүләт башлангыч гомуми һәм төп белем бирү стандартлары нигезендә программалар гамәлгә ашырыла башлады. Алдан баручы режимда республиканың 236 гомуми белем бирү оешмасында 01.09.2022 елдан башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча укуга тулысынча (1-4 сыйныфлар) күчү оештырылды.

Түгәрәк өстәл барышында яңартылган башлангыч гомуми белем стандартын гамәлгә ашыруны методик яктан тәэмин итү мәсьәләләре,  барлыкка килә торган проблемалар һәм чишелеш юллары яңгырады, иң яхшы идарә һәм педагогик тәҗрибәләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International