Соңгы өч елда Казанда социаль өлкә учреждениеләренең куркынычсызлык системаларын җиһазлауга һәм модернизацияләүгә 600 млн сум акча кертелгән. Бу акчага шәһәрнең барлык мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын контроль системасы белән җиһазландырдылар, дип мэриядә үткән эшлекле дүшәмбедә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанның 202 мәктәбендә бу системалар 250 ишек һәм 261 янкапкада, 393 балалар бакчасында – 970 ишек һәм 554 янкапкада урнаштырылган.
Кремлев билгеләп үткәнчә, өч ел эчендә Казан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә видеокүзәтү камералары саны өчтән бергә арткан, куркынычсызлык паспортларындагы кисәтүләр буенча кимчелекләр 92,5% төзәтелгән. Мәктәпләр 100% видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Хәзер шәһәр мәктәпләрендә 5,3 мең видеокамера эшли. Тагын 5,8 мең камера 357 балалар бакчасы территориясендә урнаштырылган. Бүген социаль инфраструктура объектларында 14 меңнән артык видеокүзәтү камерасы эшли.