Яңа уку елына Түбән Камада 12 мәгариф объекты ремонтланачак

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Түбән Кама районында капиталь ремонт һәм соцоъектлар төзү эшләре кызу бара - подрядчылар аларны билгеләнгән вакытта тәмамларга тырышалар. Мәктәпләрне яңарту буенча башкарылган эшләр проценты экватордан артып китте, өстәмә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә диярлек, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роман Булатов.

«Бүгенге көндә район мәктәпләрендә эш 60%ка үтәлгән. Хэзер н дизайн-макетлар буенча эчке эшләр бара ", - дип билгеләп үтте Булатов.

Аның сүзләренә караганда, ике музыка мәктәбе һәм С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесына капиталь ремонт эшләре 80%тан артык тәмамланган. Подрядчы объектларны уку елы башына тапшырырга вәгъдә итә.

Ел ахырына кадәр Түбән Камада 31 социаль объектны капиталь ремонтлау һәм төзү планлаштырыла, шул исәптән 12 мәктәп һәм балалар бакчасы. Мәгариф учреждениеләреннән тыш, капиталь ремонт программасына биш сәламәтлек саклау объекты, дүрт спорт учреждениесе һәм бер социаль объект кертелгән. Эшкә барлыгы 3 млрд сумнан артык акча тотылган, шул исәптән республика һәм җирле бюджетлардан, шулай ук районның сәнәгать предприятиеләре инвестицияләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International