Бөгелмәнең биш укучысы БДИны 100 баллга тапшырды

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Бөгелмә мәктәпләрендә аттестация кампаниясе ахырына якынлаша. Бүген Бөгелмә районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның беренче нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

«Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары 11 имтихан тапшыралар, 5 предметтан- рус теле, әдәбияты, математика, география һәм химия буенча нәтиҗәләр килде. Бу уку елында имтиханнарны 410 11 сыйныф укучысы тапшырды ", - диде Валентина Кульбеда.

Рус теле буенча уртача балл 77,6% тәшкил иткән. Ике укучы 100 балл җыйган. Математикадан уртача балл - 67,8%, химия буенча - 62%. Тагын ике чыгарылыш сыйныф укучысы әдәбият буенча БДИны 100 баллга тапшырган. 

Шәһәр башлыгы Линар Закиров чыгарылыш укучыларына, әти-әниләренә, аларның әзерләгән педагогларга рәхмәт белдерде. Ул Бөгелмәдә 23 һәм 24 июньдә узачак чыгарылыш кичәләрен куркынычсызлык чараларын үтәп, югары дәрәҗәдә оештырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International