27 июньдә Мамадыш политехника көллияте базасында «Хәзерге заман шартларында урта һөнәри белем системасын үстерү» темасына август киңәшмәсе кысасында һөнәри белемнең секция утырышы узачак. Көллият һәм техникумнарның уку-укыту эше буенча директорлар һәм урынбасарлар, предприятиеләр вәкилләре - партнерлар һәм эш бирүчеләр урта һөнәри белем бирү системасында кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Секция утырышында шулай ук “Россиядә Карьера” проектлары төркеменең фәнни җитәкчесе, педагогия фәннәре докторы, профессор Сергей Гиль катнаша.