26 июньдә Казанның Совет районының 181 нче күппрофильле мәктәбе базасында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең “Федераль белем бирү программасы кертелгән шартларда мәктәпкәчә белем һәм тәрбия алу мөмкинлеге” темасына секция узачак
Анда мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы белгечләр, методистлар, мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты һәм көллият укытучылары катнаша.
Секциядә мәктәпкәчә белем бирү, ФОП ДО кертү, ата-аналарга консультация хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре һәм башкалар каралачак.