Бөтенроссия чыгарылыш көнендә «Җиңүләр марафоны: рәхмәт, укытучы!» конкурсларына һәм акцияләренә йомгак ясалачак

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

24 июньдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Җиңү марафоны: рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия чыгарылыш сериясен тәмамлый. Укучыларның төп онлайн-бәйрәмендә марафон кысаларында уздырылган бөтенроссия конкурслары һәм акцияләренә йомгак ясалачак.

Мәктәпне тәмамлаучыларны  Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов  котлаячак. Турыдан-туры эфирда чыгарылыш сыйныф укучыларына укытучылар, мәктәп директорлары һәм бөтен илдән ата-аналар үгет-нәсихәт бирәчәк. Эфир барышында  тамашачылар талантлы чыгарылыш укучылары: төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр белән танышачак. Балалар өчен популяр артистлар чыгыш ясаячак.

Туры эфирны Мәскәү вакыты буенча 10:00 сәгатьтән Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә рәсми аккаунтларында карарга мөмкин.

“Җиңү марафоны: рәхмәт, укытучы!” Бөтенроссия проекты 20 майда старт алды. Хәзерге вакытта марафон акцияләрендә 370 меңнән артык кеше катнашты.

Үткәрү көне: 2023 елның 24 июне.

Үткәрү вакыты: 10:00 (Мәскәү вакыты буенча).

Үткәрү форматы: онлайн.

Онлайн-трансляциягә сылтамалар: Россия Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми аккаунты; Россия Мәгариф министрлыгының «Одноклассники» социаль челтәрендәге рәсми аккаунты; Russian Music Box телеканалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International