Дәүләт Думасы тарафыннан бертавыштан кабул ителгән "Мәгариф турында" канунына төзәтмәләр нигезендә, Россиянең яңа өлкәләрендә хәрби хезмәт уза торган ата-аналарныж балалары югары уку йортларында түләүле белем бирү формаларыннан бушлайга күчә алачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.
Депутат соңгы ярты елда хәрби хезмәткәрләрнең балаларын бушлай бүлекчәләргә күчерү яки түләүне киметүгә ярдәм сорап алты мөрәҗәгать алуы турында белдерде.
"Мин СВО зонасында хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарыннан мөрәҗәгатьләр алдым. Һәр очракта, югары уку йортлары ректорларына мөрәҗәгатьләр әзерләдем. Алты үтенечнең бишесенә уңай җавап алдым. Балалар бушлай укытуга күчерелде, бер очракта бәясе киметелде. Дәүләт Думасы бу карарны кабул итте һәм хөкүмәткә балаларны көндезге бушлай укытуга күчерү тәртибен эшләргә кушты ", - диде депутат. Бу карар югары уку йортларында түләүле укучыларга кагыла һәм укырга керергә планлаштыручыларга кагылачак, дип билгеләде ул.