«Каспий: дуслык һәм өметләр диңгезе» Россия география җәмгыятенең Яшьләр экология фәнни лагере программасында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Ул 12 августтан 20 августка кадәр Дагыстан Республикасы территориясендә узачак.
Проектта география, экология, туризм һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә Россия һәм башка илләрдән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр катнаша ала. Чит ил катнашучыларын сайлаганда өстенлек Каспий буе дәүләтләреннән (Казахстан, Төрекмәнстан, Иран, Әзәрбәйҗан) кандидатларга биреләчәк. Гаризаны 2 июльгә кадәр РГО яшьләр клубы сайтында тутырырга мөмкин.
Яшь тикшеренүчеләр, уникаль табигый-территориаль комплексларны ачыклау өчен, Каспий диңгезе яр буе-утрау экосистемалары һәм бассейны кишәрлекләрен тикшерү белән шөгыльләнәчәк. Катнашучылар география һәм экология өлкәсендәге заманча тикшеренүләр турында фундаменталь һәм практик белемнәр алачак, шулай ук күренекле тикшеренүчеләрдән, сәяхәтчеләрдән һәм фән һәм мәгариф оештыручыларыннан фәнни-тикшеренү һәм оештыру эшләре тәҗрибәсен үзләштерә алачак. Яшьләр экология лагере проекты Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә Дагыстан дәүләт университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла. Оештыручылар Махачкаладан тикшеренүләр уздыру урыннарына, эчке трансферлар оештыра , кыр кирәк-яраклары (палаткалар, йокы капчыклары), туклану һәм кирәкле материаллары белән тәэмин итәчәк.