Алабуга районының Тарловка бистәсе территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында госпиталь урнашкан булган. Бу госпитальгә фронтта яраланган солдатларны алып кайталар. Госпиталь аша барлыгы 9900 кеше узган. Озак дәваланганнан соң солдатлар тернәкләндерү курсын узалар. Әмма барысы да исән калмый шул. Үлгәннәрне җирле зиратта җирлиләр. Поселок территориясендә 330 кеше күмелгән.
Яр Чаллы университеты студентлары, шәһәр укучылары белән берлектә, "онытылмаган сугыш геройлары" проекты кысаларында, монда җирләнгән сугышчыларның туганнарын эзләү белән шөгыльләнә. Беренче нәтиҗәләр бар. Сугышчы Герасимов Максим Викторовичның туганнары табылган.