31 майда «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында «2022-2023 уку елында Татарстан Республикасында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге - эшенең төп нәтиҗәләре турында» республика киңәшмәсе узды. Анда 2022 елда «Үсеш ноктасы» табигый фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәкләре, шулай ук 2023 елда «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзеләчәк мәктәп җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия рәислегендә узды.
Татарстанда 2022-2023 уку елында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре - мәктәпләр эшенең нәтиҗәләре турында министрлыкның гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева сөйләде. Мәктәпләрнең уңышлы үсеш факторы буларак челтәр хезмәттәшлеген һәм социаль партнерлыкны оештыруның төрле формалары белән Азнакай районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Әхмәдишина, таныштырды. 3 нче номерлы Кукмара мәктәбендә «Үсеш ноктасы» эшенең беренче елы мисалында табигый фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәкләренең ресурслары һәм мөмкинлекләре турында директор Диләрә Ганиева сөйләде.
Иң яхшы педагогик тәҗрибәләр белән Спас районының аерым фәннәрен тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта мәктәбенең химия укытучысы Ирина Вазюкова һәм Буаның 2 нче лицей директоры урынбасары Галина Овчинникова уртаклаштылар.