Хәрби ( срочный) хезмәттән соң егетләр югары уку йортларына кергәндә өстенлек алачак. Ә СВО катнашучылары өчен университетларда бюджет урыннарына махсус квоталар барлыкка киләчәк. Тиешле закон басылып чыкты. Кагыйдәләр мондый: әгәр яшь кеше батырлык эшләмичә срочный хезмәтне үтәсә (ә батырлыклар, искәртеп узабыз, срочный хезмәт солдатларына тыелган: сугыш хәрәкәтләре зонасына аларны җибәрмиләр), хәрби хезмәтне үтү факты аңа керүчеләрнең шәхси казанышы буларак исәпкә алыначак.
Әгәр ир-ат контракт буенча СВО зоналарда хезмәт итсә, махсус квота буенча югары уку йортына бюджет урынына керә алачак. Башкача әйткәндә: университетта аны махсус көтәчәкләр.
Тагын бер өстәмә: югары уку йортларына керүгә квотаны алар хезмәт вазыйфаларын башкарганда ( яңа короновирус) инфекция йоктыру нәтиҗәсендә үлгән табибларның балалары ала ала.