Бүген математика буенча БДИ тапшыруның резерв көне

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген, 2023 елның 26 июнендә, профильле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Математика буенча БДИны 835 кеше тапшыра, шул исәптән профильле дәрәҗәдә – 562, шуларның 384е – узган елгы чыгарылыш укучылары, база дәрәҗәсендә-агымдагы елда 273 чыгарылыш укучысы.

Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге гомуми белем бирү учреждениеләрендә имтихан үткәрүнең 3 пункты эшли. 60 аудиториядә онлайн видеокүзәтү билгеләнгән. 227 педагогик хезмәткәр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International