Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманын сайлау конкурсы старт алды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

23 июньдә фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманын сайлау бөтенроссия конкурсы старт ала. Конкурста илнең теләсә кайсы кешесе катнаша ала. Моның өчен 31 июльгә кадәр талисманның үз вариантын  булдырып, аның турында кыска хикәяне талисман.наука.рф конкурсы битенә йөкләргә кирәк.

Эшләрне сайлап алу берничә этапта узачак. 1 августтан 31 августка кадәр профильле югары уку йортлары студентлары арасыннан волонтерлар Талисманнарны конкурс кагыйдәләренә туры килү-килмәвен тикшерәчәк, ә арт-сферадан, медиасферадан профессионаллар, актерлар арасыннан танылган кешеләр, галимнәр тәкъдим иткән Эксперт советы йомгаклау бәясен бирәчәк, аның нәтиҗәләре буенча 40 эштән торган шорт-лист билгеләнәчәк.

6-15 сентябрьдә сайлап алынган талисманнар ачык онлайн-тавыш бирү өчен талисман.наука.рф. конкурсы битендә булачак. иң яхшы биш эш  координация комитеты әгъзаларына җиңүче талисман өчен тавыш бирүгә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International