Алабугада инженерлык мәктәбе ачылды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

К.А. Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йортында- «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча ачылган өстәмә белем бирү үзәгендә 19 июньнән шәһәр инженерлык мәктәбе үз эшен башлады.  Инженерлык мәктәбе эшендә укучылар Вектор һәм 3D - модельләштерү, лазер белән кисү, график редакторларны өйрәнү белән шөгыльләнәләр, шулай ук проект эшчәнлеге белән танышалар. Балалар өчен шулай ук төрле мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрелә, алар ярдәмендә укучылар бик күп яңа мәгълүмат беләләр, ә соңрак аны практикада тормышка ашыралар. Мәктәптә 5-7 сыйныф укучылары шөгыльләнә, әмма яшьрәк балалар да бар: әйтик, быел иң яшь укучы әле 3 сыйныфка гына күчә.

Инженерлык мәктәбе укытучылары билгеләп үткәнчә, яшьләренә карамастан, барлык балалар да бик сәләтле һәм талантлы. Алар яңа материалны тиз үзләштерәләр, барлык биремнәрне җиңел генә хәл итәләр һәм көн саен үзләренә яңа нәрсә ачалар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International