Биология буенча 2023 елның 13 июнендәге бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды. Биология буенча БДИны 2457 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. 8 укучы җитди сәбәп белән имтиханны тәмамламады. БДИның уртача баллы 57,41 (2022г. -56,83) тәшкил иткән. Йөз баллчылар саны - 5 (2022елда - 6). Минималь бусаганы үтмәүчеләр (36 балл ) 267 (10,98%) катнашучы.
Биология нәтиҗәләрен исәпкә алып, Татарстанда 100 балл алган БДИ катнашучылары саны 159 га кадәр артты.
100 баллы нәтиҗәләрнең гомуми саны - 165.
153 чыгарылыш сыйныф укучысы бер предметтан 100 балл, 6 чыгарылыш сыйныф укучысы - ике фән буенча 200 балл алды.