Бүген, 27 июнь, информатика һәм ИКТ, биология, чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханының резерв көне.
Гомуми белем бирү оешмаларында 5 ПЭ эшли. 71 аудиториядә онлайн видеокүзәтү оештырылган. БДИ эшендә 322 педагогик хезмәткәр катнаша.
БДИны 617 кеше тапшыра, шулардан информатика һәм ИКТ буенча - 162, биология буенча БДИ - 302, чит телләр буенча БДИ (язма өлеш) - 153 катнашучы.
Чит телләр буенча БДИ нәтиҗәләре (язма һәм телдән өлешләр) 12 июльдән дә соңга калмыйча, информатика һәм ИКТ, биология буенча - 2023 елның 13 июлендә билгеле булачак.