«ПРО Образование - 2023» Бөтенроссия конкурсында беренче тапкыр мәгариф оешмалары катнаша ала

2023 елның 28 июне, чәршәмбе

Мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортлары вәкилләре өчен яңа номинация - «Социаль челтәрләрдә мәгариф учреждениесенең иң яхшы бергәлеге» булдырылган. Бүген конкурска гаризаларның өчтән бере диярлек - бу номинациягә, бу исә педагогларның, укучыларның һәм идарә командаларының мәгълүмати тәэмин итү процессларына җәлеп ителгән рекордлы активлыгы турында сөйли.

Конкурста катнашу өчен төрле басмаларның, теле- һәм радиокомпанияләрнең мәгълүмат агентлыкларының, шулай ук блогерларның йөзләрчә журналистлары үз эшләрен тәкъдим итте. «ПРО Образование» конкурсына гаризаларны 2023 елның 27 октябренә кадәр  сайтта 19 номинация буенча бирергә мөмкин. Ярышларда җиңүчеләрнең исемнәрен ноябрьдә Мәскәүдә бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International