Түгәрәк өстәлдә каникул вакытында укучыларның куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар

2023 елның 28 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының гомумроссия иҗтимагый оешмасы «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте» белән берлектә Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә балалар өчен «Куркынычсыз каникуллар» акциясе үткәрделәр.

Башлангыч сыйныф укучылары түземсезлек белән акциядә тематик мәйданчыклар ачуны көттеләр, ул балаларда юлда тәртип культурасын формалаштыруга юнәлтелгән иде. 

РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Солдунов балаларны сәламләде һәм юлларда игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде.

РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге башлыгы, полиция полковнигы Дмитрий Митрошин балаларга, сез- Россиянең киләчәге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен никадәр яхшырак өйрәнсәгез, юлларда җаваплы һәм культуралы машина йөртүчеләр шулкадәр күбрәк булачак, дип искәртте.

Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, мәктәп укучылары мәйданчыкларны өйрәнергә керештеләр. "Куркынычсызлык лабораториясе" локацияләренең берсендә балалар юл инфраструктурасы макетында мәктәптән алып өйгә кадәр иң куркынычсыз юлны сайлаганнар, ә остазлары , әгәр алар хата ясасалар,аларга ярдәм иттеләр. 

Практик станцияләрдә балалар инструкторлар белән велосипедта һәм самокатларда йөреп, каршылыклы  кечерәк бер полосаны уздылар. Алар өчен бүген шулай ук картинг оештырылды.

«Куркынычсыз каникуллар» чарасыннан соң Казан дәүләт мәдәният институтының күрше бинасында «Балалар һәм яшьләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләләрендә гражданнар җәмгыятенең роле» темасына түгәрәк өстәл үтте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров үзенең чыгышында балалар юл-транспорт травматизмы проблемасы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International