1 июньнән 8 июльгә кадәр Актаныш районында “Бүләк” милли-мәдәни профильнең 2 төбәкара профиль сменалары уздырыла. Бу сменалар шул исәптән Курган өлкәсенең Шадринский районы Юлдус авылында укучы балалар өчен дә оештырылган.
Республика һәм Россия төбәкләреннән татар балаларын туган теленә тирән өйрәтү максатында татар теле дәресләре, мастер-класслар, тренинглар, республиканың танылган язучылары, эшлеклеләре белән очрашулар үткәрелә.
26 июньдә, Бөтендөнья татар конгрессы, Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе һәм Актаныш районының сәләтле балалары өчен гуманитар гимназия-интернат белән берлектә, Юлдус авылы балалары өчен Чаллыга сәфәр оештырылды. Сәфәр кысаларында алар “Камаз-Мастер” командасы белән очрашуда, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә, Яр Чаллы дельфинариенда, “Сити-Молл” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булдылар.
Чара кысаларында «Триада» ҖЧҖ барлык балаларны яңа уку елы башлануга мәктәп формалары белән тәэмин итте.