Яңалыклар кабул ителгән очракта, "Мәгариф турында" федераль законда булган "тәрбия" төшенчәсенә төзәтмәләр кертеләчәк. Ул «укучыларда хезмәт сөючәнлек, хезмәткә һәм аның нәтиҗәләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән өлеш» белән тулыландырылачак.
Нәтиҗәдә, мәктәп укучыларын «белем бирү программасында каралган иҗтимагый файдалы хезмәттә катнашырга, яшь һәм психофизик үзенчәлекләрне исәпкә алып, шулай ук белем бирү оешмасында чисталык һәм тәртип сакларга» мәҗбүр итәчәкләр.
Кануннардан ата-аналарының (яки законлы вәкилләрнең) ризалыгыннан башка белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итү мөмкин булмаган нигезләмә юкка чыгачак.