Абитуриентлар Дәүләт хезмәтләре аша югаоы уку йортларына гаризаларны өч тапкыр күбрәк биргәннәр

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Бу хакта РФ саннар министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

"Югары уку йортына онлайн укырга керү" суперсервисының беренче атнасында 75 мең тирәсе абитуриент төрле юнәлешләр буенча 200 меңнән артык гариза биргән. Дәүләт хезмәте аша керүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк", - диелә ведомство хәбәрендә.

Документларны вузларга тапшыру мөмкинлеге 20 июньнән башланды. Абитуриентлар үз документларын теләсә нинди  5 вузга җибәрә ала, аларның һәркайсында биш белгечлеккә кадәр сайлап алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International