ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУда педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру үзәгендә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ректор Ленар Сафин озатып йөрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов укытучылар белән аралашты, шулай ук уку һәм финанс белеме кабинетын, лекцияләр залын, мәктәпкәчә белем бирү кабинетын, компьютер аудиториясен һәм табигый-фәнни грамоталылык кабинетын карады.
Үзәкнең төп бурычлары – педагогларны, педагогик хезмәткәрләрне һөнәри үстерүнең нәтиҗәле технологияләрен куллану, аларның һөнәри кыенлыкларын диагностикалау нигезендә ТР гомуми белем бирү системасының глобаль конкурентлык сәләтен тәэмин итүгә әзерләү. Ел саен 8 меңгә якын хезмәткәр биредә үз квалификацияләрен күтәрә.