Уен формасында оештырылган 250дән артык коррупциягә каршы чара - викторина, квест, квиз һәм башка конкурслар узган өч атнада Татарстанның мәктәп лагерьларында узды. Анда якынча сигез мең бала һәм яшүсмер катнашты. Чараларның максаты балаларда һәм яшүсмерләрдә намуслылык, җаваплылык һәм гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләү, шулай ук укучыларның коррупциягә каршы тору өлкәсендә белемен арттыру. Очрашуларның берсе республиканың Әлки районында “Кояшкай” мәктәп яны лагеренда узды. Балалар коррупциянең зыян турында видеоролик карадылар, намус һәм гаделлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алар "нәрсә астыртын эшләнә, ахыр чиктә ул дөньяга чыгачак" дигән тезис белән килештеләр, шулай ук рәсемнәр ясадылар һәм пазлылар җыйдылар.
Шундый ук чаралар Татарстанның Азнакай, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Балык Бистәсе һәм башка кайбер муниципаль районнарында да узды.