Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының химия лицеенда яңа кампус төзиячәкләр

2023 елның 30 июне, җомга

Татарстанның Яшел Үзән районы химия лицеенда яңа кампус ачылачак, әлегә балалар 140 урынга исәпләнгән бер бинада яшиләр.  Булачак вакыйга турында ,  муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев, чыгарылыш укучыларын аттестатлар алу белән котлрг килгәч әйтте.

"Лицейны тәмамлаучылар ел саен дәүләт имтиханнарын тапшырганда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Монда педагогларның көчле командасы, КНИТУ-КХТИ зур ярдәме күренә . Хәзер кампусны проектлау эшләре бара, тиздән ул төзелә һәм  анда лицеистлар яши алачак. Без Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәтле», - диде Афанасьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International