Мамадышта яңа мәктәп-балалар бакчасын ачуга әзерлек башланды

2023 елның 30 июне, җомга

Яңа уку йорты үзенең ишекләрен 6 июльдә ачып җибәрәчәк. Ачылу тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

Яңа мәктәп 240 укучыга исәпләнгән. Сентябрьдә биредә беренче сыйныф укучылары гына түгел, 2-4 сыйныф укучылары да укый башлаячак. Башка мәктәпләрдән  аермасы шунда, биредә балалар  8 дән 18 сәгатькә кадәр булачак. Укучыларны көндезге ашка кадәр мәҗбүри дисциплиналар буенча дәресләр көтә. Инглиз телен өйрәнүгә аерым игътибар биреләчәк. Төштән соң балалар факультатив дәресләргә: түгәрәкләр һәм секцияләрдә шөгыльләнәчәк.

Шул ук бинада 120 балага исәпләнгән балалар бакчасы да эшли башлаячак. Аның үзенең спорт һәм музыка заллары, аерым  йокы бүлмәсе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International