2024 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә "Куркынычсызлык һәм Ватанны яклау нигезе"дигән яңа предмет өйрәнәчәкләр. Ул хәзер гамәлдә булган "Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре" курсы буенча дәресне алыштырачак. Бу хакта Дәүләт Думасында Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева "Мәктәп программасында ОБЖ һәм НВП" темасына түгәрәк өстәл барышында сөйләде.
Хәзер укыту программасын эшләячәк эшче төркем формалаша. Составка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Оборона министрлыгы вәкилләре керәчәк.
- Программаны эшләү белән бер үк вакытта төп һәм урта мәктәп өчен яңа дәреслек өстендә эш башланачак, 2024 елның 1 сентябреннән балалар яңа программа белән шөгыльләнә башлаячак, - дип билгеләде Тимофеева.