Балачак унъеллыгын тормышка ашыруның 5 елында спорт белән шөгыльләнүче балалар саны 1,7 миллионга арткан

2023 елның 1 июле, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова белдергәнчә, Балчак унъеллыгын тормышка ашыруның биш елы эчендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче балалар саны 1,7 миллионга артты, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Физик культура һәм спортны үстерү 2030 елга кадәрге чорга тиешле стратегия белән билгеләнде. Ул балалар-яшүсмерләр, мәктәп һәм студентлар спортын үстерүгә юнәлтелгән бердәм спорт-белем бирү киңлеген булдыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International