Россия хөкүмәте электрон дипломнар һәм аттестатлар булдыру буенча экспериментны киңәйтте

2023 елның 1 июле, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте электрон дипломнар һәм аттестатлар булдыру буенча экспериментны киңәйтте, хәзер, мәктәпләрдән тыш, анда лицейлар, көллиятләр, төбәк һәм федераль вузлар катнашачак, дип хәбәр итә Россия министрлар кабинеты матбугат хезмәте. Киңәйтелгән форматта эксперимент өч этапта узачак. Эксперимент кысаларында формалаштырылган цифрлы документлар юридик көчкә ия булмаячак һәм чыгарылыш укучыларына бирелергә тиеш түгел.

Цифрлы дипломнар һәм аттестатлар булдыру механизмын эшкәртү «Госуслуги» порталында «Поступление в вуз онлайн» һәм «Белем турында электрон документлар» суперсервисларының тулы кыйммәтле эшен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Соңыннан электрон дипломнар һәм аттестатларны укырга кергәндә яки эшкә урнашканда традицион кәгазь документлар белән беррәттән файдаланырга мөмкин булачак .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International